Search results
- Тәрәзәләргә тимер рәшәткәләр тотылган, ә территорияне ике кат чәнечкеле чыбык белән уратып алганнар. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Бер читтә, йөзьяшәр наратлар арасында, алардан да биегрәк дүрткел кирпеч морҗа тырпаеп тора. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Монда режим катырак булса да, малайларны еш кына саф һавага чыгаралар, туп тибеп уйнарга рөхсәт итәләр, гомумән, физик күнегүләрне хуплыйлар. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Чисталыкка да әһәмият бирелә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Тырнагың киселгән булсын. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Колагыңа шалкан чәчәрлек булмасын. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Якаң керләнмәсен. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Югыйсә унтер вальтерның юан бармагы маңгай тирәңдә уйнаячак. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Каты чиртә фашист, әйтерең бармы! Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Монда атна саен мунча кертәләр һәм, иң мөһиме, сабынны жәлләмиләр, анысына да рәхмәт. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР